12 июль көнне Олы – Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре, балалар белән бергә, Кукмара районының Ятмас – Дусай авылында урнашкан “ Күз” чишмәсенә сәяхәткә бардылар. Шундый матур табигатле урында урнашкан чишмәнең суын балалар эчеп карадылар, үзләре белән дә алдылар. Үзенең шифалы суы белән дан тоткан “ Күз” чишмәсе янында балалар рәхәтләнеп ял иттеләр. Элеге чишмэнең суы сусауны гына басып калмый,ә күз авыруларына шифа да бирә. Чынлапта , күз чишмәсе суы белән юынсаң күрү сәләте яхшыра, күз авыруларына шифа була. Әлеге сихәтле су берәүлэргэ күз операциясеннән котылырга ярдәм итсә, икенчеләрнең эчке органнарына сихәт бирэ. Суга бал кушып эчү тагында файдалы- йокысызлыктан , кан басымыннан , йорәк авыруларыннан менә дигэн чара.