«Минем күңелле тубым!» уен программасы.

2023 елның 4 июле, сишәмбе

4 июльдә Тенеки авыл клубы мөдире  балалар өчен «Минем күңелле, яңгыравыклы тубым» уен программасы үткәрде. Программаның төп герое туп булды. Чара башында балаларга тупның нинди спорт төрләрендә кулланылуы турындагы сорауларга җавап бирергә, туп белән балалар уеннарын санап чыгарга һәм шар рәвешендәге спорт снарядларын искә төшерергә тәкъдим ителде. Барлык катнашучылар да викторина сорауларын җиңел генә үтәделәр. Уен программасында балалар рәхәтләнеп тупны тоттылар, бер-берсенә тапшырдылар, куып җиттеләр, аның белән сикерделәр, волейбол уйнадылар. Балалар күп кенә яңа уеннар һәм туп белән күңел ачулар белделәр һәм бик күп уңай эмоцияләр алдылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International