3 июльдә "Нургали" мәчете янында балалар өчен үз ишекләрен ачты урман хуҗалыгы мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм имам оештырган лагерь. Лагерь намаз уку белән ачылды. Лагерьның беренче көне темасы "сәламләү"гә багышланган. Әхмәт хәзрәт балаларга бу темага бик эчтәлекле вәгазь сөйләде. Шулай ук балалар гарәп алфавитын өйрәнә башладылар. Балалар җиде көн дәвамында өй эшләрен башкарырга, төрле уеннарда, сүрә укуда, гомумән, лагерь тормышында актив катнашырга һәм моның өчен аларга жетондар биреләчәк. Бу билгеләр ярдәмендә лагерьның соңгы көнендә алар бүләкләр ала алачак. Көн ачык һавада актив уеннар белән тәмамланды. Менә беренче көн бик рәхәт һәм файдалы үтте. Аллаһы безнең белән канәгать булсын!