17 июньдә Тенеки авыл клубда «җәйге төсләр»балалар рәсемнәре конкурсы узды. Конкурста төрле яшьтәге балалар катнашты. Эшләрне төсле карандашлар һәм фломастерлар белән ясаганнар. Конкурста балалар үзләренең җәйге тәэсирләре белән уртаклашып кына калмадылар, быелгы ел фасылын аның бөтен матурлыгы белән сурәтләделәр, укыган әкиятләреннән алган тәэсирләре белән уртаклаштылар, әкият геройларын сурәтләделәр. Үзләренең рәсемнәрендә малайлар һәм кызлар кояш, салават күпере, чәчәкләр, күбәләкләр, хайван балаларын сурәтләгәннәр. Барлык эшләр дә кызыклы булып чыкты-кайберләре үзенчәлекле башкару манерасы аркасында, икенчеләре искиткеч ягымлы детальләре аркасында, өченчеләре идеянең үзе белән ошады. Ә чараның ахырында катнашучылар әкият викторинасы сорауларын күңелле һәм бердәм чиштеләр, җәй турында мәкальләрне һәм әйтемнәрне дәвам иттеләр.