“Урман белән дәвалау ” экологик экскурсиясе

2023 елның 20 июне, сишәмбе

Туган якны ярату өчен аны яхшы белергә кирәк, шуңа күрә 20 июньдә Иштуган авылы мәдәният йорты һәм китапханә  белгечләре балалар өчен “Урман белән дәвалау ” экологик экскурсиясе оештырды. Әлеге чараның максаты - балаларның туган як табигате турындагы белемнәрен киңәйтергә, аңа карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләргә. Уен формасында балаларга табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен җиткерергә тырыштык. Бу кагыйдәләр һәркемгә күптән билгеле кебек, ә менә аларны сакларга тырышычулар, кызганычка каршы, барысы да түгел. Чарада балалар урман табигатенең матурлыгы, аларны чолгап алган үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы турында алынган мәгълүмат экологик грамоталылык, мәдәният һәм экологик аң формалаштыруга ярдәм итте. Урманны тыңларга өйрәндек. Тавышларга колак салып, кошларның тавышын таныдык. Бу тавышларның нинди кошныкы икәнлеген ачыкларга тырыштык. "Птичий калейдоскоп" уенын уздырдык. Тагын балаларның игътибарын урманда исләр һәм тою төрлелегенә юнәлттек. Шул максат белән балаларга төрле агачларның, яфракларның кайрысына кагылырга тәкъдим иттек. Экскурсия азагында «Кем тизрәк», «Нинди агач?», «Яфракны танып бел» хәрәкәтле уеннар үткәрелде. Балалар  сәяхәттән бик канәгать иделәр. Ял итеп алгач, истәлеккә фотолар ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International