"Табигатькэ ярдэм кулын суз"- энгэмэ

2023 елның 14 июне, чәршәмбе

14 июньдә Сулэ авыл клубында "Табигатькэ ярдэм кулын суз" дигән әңгәмә уздырылды. "Без барыбыз да үз тормышыбыз белән планетага бурычлы - матур һәм бердәнбер Җир-Ана-урманнардан яшел, океаннардан зәңгәр, комнардан сары. Безнең планета-иң зур могҗиза. Ул үзендә тормышның барлыкка килүеннән алып кешелекнең киләчәк язмышларына кадәр иң серле серләрне саклый. Экология фәне безнең йортыбызны – Җир планетасын һәм бу йортта ничек яшәргә кирәклеген өйрәнә.Әлеге чараның максаты табигать язмышы өчен борчылу тудырырга һәм кылган гамәлләре өчен җаваплылык хисе уятырга тиешле экологик проблемалар белән танышу иде. Балалар үзләренең "экологик" эшләре белән уртаклаштылар, үз төбәкләрендә табигать өчен файдалы эшләр башкарулары турында сөйләделәр, табигатьтә үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен бердәм рәвештә кабатладылар. Чарада катнашучыларның барысы да бердәм фикергә килделәр: туган якның чисталыгы һәм тәртибе аның халкына гына бәйле, табигатьне саклап, без үз тормышыбызны саклыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International