Сабантуй-иң яраткан һәм көтелгән халык бәйрәме. Бу күңелле бәйрәм, анда милли җырлар һәм биюләр, шаян конкурслар һәм спорт ярышлары тынмый. Ел саен мәдәният хезмәткәрләре районның "Сабантуй" бәйрәмендә катнашалар. Юлбат , Сатыш, Олы Нырты,Килдебак клуб һәм китапханә, Тенеки, Өчиле, Түбән Симет авыл клубы хезмәткәрләреннән торган «Дуслык» фольклор ансамбле кунакларны күңелле татар халык җырлары белән каршы алдылар. Коллектив "Мастер-класслар" зонасы мәйданчыгында фольклор җырлары белән чыгыш ясады, килгән кунакларны үзләренең халык уеннарына, Сабантуй,бирнә җыю, халык бәйрәмнәре традицияләрен тәкъдим итүче җырлар белән биюләргә җәлеп итте.