Россия коненэ багышланган тематик сэгать

2023 елның 14 июне, чәршәмбе

Россия Көне 12 июнь-илебезнең төп бәйрәме, ул Дәүләтнең һәм анын яңа тарихының башлануын билгеләп үтуче бэйрэм. Бу азатлык, гражданнар тынычлыгы һәм закон һәм гаделлек нигезендә барлык кешеләрнең бәйрәме. Бу көнне бөтен ил буенча тантаналы, бәйрәм чаралары уза. 14 июньдә Сулэ авыл клубында Россия көненә багышланган тематик сәгать узды.Балаларга Россиянең дәүләт символларына, аның тарихына һәм мәдәниятенә багышланган бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында сөйлэштелэр. "Россия флагы һәм гербы", "Россия гимны", "Минем Ватаным – Россия" темалары буенча кызыклы биремнәр һәм сораулар бирелде. Балалар актив катнаштылар һәм сорауларга һәм биремнәргә дөрес җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International