"Милли кием" фестивалендә катнашу

2023 елның 14 июне, чәршәмбе

Татарстанда яшәүче һәр халыкның тарихи-мәдәни мирасы бик зур һәм бай. Һәр халыкның үзенә генә хас милли киемнәрендә халыкның рухи дөньясы, милли үзенчәлекләре чагыла. Ата-бабаларыбыз тарафыннан кертелгән гореф-гадәтләр, гасырлар буе югалмый сакланып килгән милли киемнәребез - халыкны милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе. Гореф-гадәтләр, йолалар, милли киемнәр халык тормышының, мәдәниятенең аерылгысыз бер өлеше булып тора. Саба Сабантуе мәйданында "Милли кием" фестиваленә йомгак ясалды. Милли кием үрнәкләрен халыкка таныту, аларны халыкка кире кайтару, милли үзаң, милли горурлык хисләре тәрбияләү максаты белән уздырылган әлеге бәйгедә Иштуганнан   төрле милләт вәкилләре дә катнаштылар.  Җиңүчеләрне район башлыгы Рәис Минниханов тәбрикләде,  дипломнар ,бүләкләр тапшырды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International