"Без бәхетле ил балалары" балалар Сабантуе.

2023 елның 2 июне, җомга

Җәйнең беренче көнендә Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Бу балалар өчен иң шатлыклы бәйрәмнәрнең берсе генә түгел, ә олыларга "балачак"вакыты турында искә төшерү.

 02 июньдә Ике басу Арташ мәдәният мәдәният хезмәткәрләре "Күбәләк" балалар бакчасы коллективы белән берлектә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм авылга туганнарына кунакка килгән балалар өчен "Без бәхетле ил балалары" дип исемләнгән  кечкенә Сабантуй үткәрделәр.Бәйрәмне мәдәният  мөдире котлау сүзләре белән ачты соңыннан барысы да хорга күтәрелде һәм балаларның яраткан "Кояшлы ил безнен ил" җырын җырлады . Алып баручылар балаларны "Сабантуй" милли бәйрәме конкурслары һәм хәрәкәтчән уеннар белән шатландырды. Бәйрәмнең барлык кунакларына оештыручылар күңел ачу һәм матур кәеф бүләк иттеләр. Барлык катнашучыларга бүләкләр һәм тәм томнар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International