1 июнь көнне иң күңелле бәйрәм - Бөтендөнья балаларны яклау көнен билгеләп үтәбез. Шушы бәйрәм уңаеннан, балалар өчен. Өтернәс авыл клубы каршында «Ура! Җәй, кояш, каникул!» дип исемләнгән уенлы, күңел ачу программасы үтте. Кызыклы уеннар һәм конкурслар, ярышлар да алар бик теләп катнаштылар, һәр биремне бик җиңел генә үтәделәр, бүләкләр алдылар. Бәйрәм бик күңелле үтте, һәркемнең йөзендә бәхетле балачак елмаюы иде.