13 май көнне Оет авыл клубында "Үз кулларың белән бизәкләр" дип исемләнгән мастер-класс узды. Чара барышында катнашучылар алка ясауның төрле техникалары белән таныштылар, шулай кулоннар һәм беләзекләр ясау ысуллары турында да белделәр. Бер ысулны алар мастер-класста эшләп карадылар. Эш нәтиҗәләреннән уңай эмоцияләр алып, кызлар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Һәркем үз куллары белән ясаган алкаларны үзләре белән алып китте.