«Тәмәке төтенсез тормышны сайла»дип исемләнгән мәгълүмат сәгате

2023 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

31 майда Бөтендөнья  тәмәкесез көн билгеләп үтелә. Менә   31  май көнне Иштуган мәдәният йортында да «Тәмәке төтенсез тормышны сайла»дип исемләнгән  мәгълүмат сәгате узды. Сүз тәмәке тартуга каршы көрәшнең кискен  проблемаларына да кагылды-яшьләр начар һәм яхшыга гадәтләр турында сөйләштеләр, никотинлы бәйлелектән зыянның төп сәбәпләрен билгеләделәр,тәмәке тарта торган кешенен нинди характеристикалар буенча ачыкларга була, һәм үзләре өчен билгеле бер нәтиҗәләрясадылар. Яшьләр бик теләп викторинада катнаштылар. Аңа яшүсмерләрнең сәламәтлеге һәм гомуми үсеше турында сораулар керде. «Иптәшем белән  диалог», «Баш тарта бел», «Мәкальне дәвам ит» уеннарында катнаштылар. Тәмәке тарту турында афоризмнар укыдылар .«Файдалы киңәшләр»дигән белешмәлекләр әзерләнде һәм таратылды.Тәмәке тартуның зыяны турында үткәрелгән әңгәмәдән соң күпләр үз сәламәтлекләре турында уйлана, тәмәке тартмаска, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга дигән карар кабул итәр, үзләре өчен    кызыклы нәрсэбар дип өметләнәсе килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International