Табигатькә экологик поход

2023 елның 30 мае, сишәмбе

Туган як табигатенең матурлыгын күрә белү, аңа сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан, 30 майда Иштуган мәдәният йорты һәм китапханәсе белгечләре “Менә нәрсә белдем мин”дип аталган экологик поход үткәрделәр. Балаларга табигатьтә һәм бакчаларыбызда һәр адымда очрый торган үләннәр һәм үсемлекләр турында күп кызыклы мәгълүмат бирделәр. Балалар туган табигатьнең матурлыгына сокланып карадылар, үсемлекләрне аерырга, танырга өйрәнделәр, күргәннәреннән күп тәэсирләр алдылар.Балалар шулай ук табигать турында табышмакларны зур кызыксыну белән чиштеләр, шатланып хәрәкәтчән уеннар уйнадылар, истәлеккә фотога төштеләр. Өйгә кайтканда, балалар үзләренә матур кыр чәчәкләреннән чәчәк бәйләмнәре җыйдылар.Бу чара белән мәдәният хезмәткәрләре балаларга сакларга кирәк булган туган як табигатенең бөтен файдасын һәм матурлыгын күрсәтергә теләгәннәр. Мондый чаралар балаларга зур шатлык китерә, монда безнең табигатебезгә мәхәббәт салына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International