Туристлык маршруты «Ябалакта кунакта»

2023 елның 28 мае, якшәмбе

28 майда Шәмәрдән китапханәләре Шәмәрдән, Урман хуҗалыгы мәдәният йорты, музей, Чабья-Чурча СК белән берлектә Кукмара районы балалары өчен туристик маршрутны дәвам иттеләр. Бу искиткеч паркны булдыру идеясе Татарстан Республикасының Атказанган урманчысы, Саба урман сәнәгате хуҗалыгы директоры В.Н. Гыйззәтуллинныкы. Парк 2020 елда төзелгән. Кергәндә балаларны әкиятне алып баручы Кызыл башлык каршы ала. Балалар Баба-Яганың үзендә кунакта булдылар, теләкләр әйтү аллеясында хыяллана алдылар, «Өч аю» әкиятендәге аю йортларына, ат ишегалдына, тегүче, итекче, балта остасы йортларына бардылар. Һәр йортта балаларны әкият геройлары каршы ала. Экскурсия күңелле һәм мавыктыргыч булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International