26 майда «Ябалакта кунакта» паркында Лесхоз бистәсенең дендрологик бакчасында Шәмәрдән СДК, китапханә, Лесхоз СДК һәм Урман музее хезмәткәрләре көче белән «Ябалакта кунакта» исемле чираттагы туристик маршрут узды. Кукмара районыннан килгән балалар һәм аларның әти-әниләре әкият урманына килеп җиттеләр, анда алар өчен төрле сынаулар, уеннар һәм мастер-класслар әзерләгән төрле әкият геройлары белән очраштылар. Балалар, шулай ук аларның әти-әниләре бик күп якты һәм онытылмаслык тәэсирләр алдылар һәм бик канәгать калдылар