10 май көнне Оет авыл клубы китапханә белән берлектә «Тыныч балачак – бәхетле балачак» исемле рәсем конкурсы үткәрде. Балачак-кеше тормышындагы иң истә кала торган вакыт. Бала вакытта һәркем дә чын мәгънәсендә бәхетле. Һәркемнең дә балачагы тыныч һәм бәхетле булсын иде. Тыныч балачак темасына балалар үзләренең рәсемнәрендә җирдәге тынычлыкны чагылдырдылар. Барлык рәсемнәр дә якты һәм матур иде.