Россиядә һәр хатын-кыз элек кул эше белән шөгыльләнгән. Авылларда хатын-кызлар кием-салымнарын төрле чигүләр белән, өйләрен чигүле ашъяулыклар белән бизәгәннәр, караватны матур кырыйлы гади генә итеп япканнар. Бәйрәм көннәрендә стеналарны, тәрәзәләрне, чиккән сөлгеләрне элеп куялар. Бәхеткә каршы, хатын-кыз кул эше беркайчан да юкка чыкмады. Безнең көннәрдә бәйләү бик популяр булды. Бүген бу кул эше иң яраткан шөгыльләрнең берсе, чөнки крючок белән бәйләргә өйрәнү кыен түгел. 18 май көнне Иштуган мәдәният йортында китапханә белән берлектә “Күңелле элмәкләр ” дип исемләнгән крючок белән бәйләү буенча мастер-класс узды.Китапханәче бәйләү буенча китаплар күрсәтте,төрле халыкларның киемнәре төшерелгән иллюстрацияләр белән таныштырды. Сәнгать җитәкчесе үзенең кул эшләрен күрсәтте, бик рәхәтләнеп бәйләү элементларын аңлатты һәм осталыкның хәйләләре белән уртаклашты. Кул эшләреннән өйрәнерлек нәрсәләр бар: берәүләрне квадратлар бәйләү техникасы кызыксындырды, икенчеләрен түгәрәк бәйләргә тырыштылар, өченчеләре бәйләүнең иң гади элементларына өйрәнделәр.