Диспут «Аеклык-тормыш нормасы»

2023 елның 13 мае, шимбә

13 майда яшьләр арасында алкоголизмны профилактикалау , алкогольнең организмга һәм кеше сәламәтлегенә ничек тәэсир итүе турында күзаллаулар формалаштыру, алкоголь куллануга тискәре мөнәсәбәтне үстерү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатларында Иштуган мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре «Аеклык-тормыш нормасы»дигән диспут үткәрделәр.Слайд - презентация ярдәмендә алкогольнең зарарлы тәэсире һәм аның яшь организмга тәэсире күрсәтелде. Яшүсмерләргә Россия Федерациясендә җан башына алкоголь куллану статистикасы турында мәгълүмат бирелде.Чараны алып баручы хәбәр иткәнчә, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, алкоголь куллану үлемгә һәм инвалидлыкка китерә. Аннары яшьләр арасында «Алкогольгә мөнәсәбәтең» анкетасын үткәрделәр. Физик культура ,спорт, буш вакытны кызыклы һәм эчтәлекле итеп , ял итүне дөрес оештыру - болар барысы да зарарлы гадәтләр һәм, иң элек, алкоголь куллану гадәтләре үсешенә каршы тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International