Мастер-класс «Тынычлык күгәрчене»

2023 елның 13 мае, шимбә

Ак күгәрчен тынычлык, чисталык һәм мәхәббәт символына әверелде. Аны еш кына дин һәм дөньяви бәйрәмнәр символикасында очратырга мөмкин, бигрәк тә еш кына күгәрчен рәвешендәге кул эшләре 1 һәм 9 майда биналарны бизәтә. Халыкларның традицияләрен саклау өчен, Иштуган мәдәният йорты һәм китапханәсе белгечләре «Тынычлык  күгәрчене»ясау буенча мастер класс уздырдылар. Моның өчен без ак материал (яхшырак трикотаж),поролон , җеп алдык. Мастер-класста катнашучылар эш этаплары, кайчы белән эшләгәндә куркынычсызлык техникасы белән таныштылар. Трикотаж материалдан эшләнгән эш алымнарын күрсәттек. Мастер-класс тәмамлангач, һәр катнашучының үз кул эше килеп чыкты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International