8 майда Лесхоз мәдәният йортында Бөек Ватан сугышына багышланган бәйрәм концерты була, аның исеме «Сугыш уты җирде кабынмасын, тыныч булсын безнеңң күк йозе!" Концертны Лесхоз урта мәктәбе, китапханә һәм музей коллективы белән берлектә мәдәният хезмәткәрләре оештырды. Бәйрәм концерты вакытында Җиңүгә багышланган җырлар, биюләр яңгырады. Шулай ук имам-хатыйбыбыз Әхмәт хәзрәт, авыл җирлеге башлыгы Гатиятуллин А.Х. чын күңелдән котлаулар белән чыгыш ясадылар. Бәйрәмнең дәвамы Билгесез солдат һәйкәле янында булды һәм Лесхоз бистәсе территориясендә урнашкан һәр оешмага чәчәкләр салынды. Тынычлык өчен, җиңү өчен рәхмәт! Без хәтерлибез! Беркем дә онытылмаган, бернәрсә дә онытылмаган!