Курсабаш мәдәният йортында Сулэ авыл клубы мөдире һәм китапханә мөдире,Түбән Утар авыл клубы мөдире белән берлектә 6 май конне сәхнә ветераннары катнашында "Җиңү авазы" дип аталган бәйрәм программасы оештырылды һәм үткәрелде, ул 9 майга Җиңү көненә багышланган иде. Тамашачылар һәр номерны көчле алкышлар белән озата бардылар. Программаның дәвамы булып "Без 41 ел балалары"фильмын карау торды.