" Терроризм- ничек аның корбаны булмаска?»дип аталган мәгълүмат сәгате

2023 елның 6 мае, шимбә

6 майда Иштуган мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре " Терроризм- ничек аның  корбаны булмаска?»дип аталган  мәгълүмат сәгате уздырдылар.Очрашу башында алып баручы терроризмның нәрсә икәнен һәм террорчының кем икәнен сөйләде. Катнашучылар террорчылык куркынычы янаганда  кагыйдәләр белән таныштылар, Әңгәмә теракт корбаны булмау һәм гадәттән тыш хәлләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында материал тәкъдим иткән  видеоларын карау белән үрелеп барды. Аннары викторина үткәрделәр, анда балалар тәкъдим ителгән вариантлардан сорауга дөрес җавап сайладылар. Чара ахырында яшүсмерләргә белешмәлекләр һәм каләмнәр тәкъдим ителде. Барлык катнашучылар, бердәм рәвештә "Терроризмга-юк!" диделәр, теләкләрен кәгазьләренә яздылар.  Бу теләкләр - «Дөньяда террорчылык булмасын өчен, һәр олы кешегә һәм балага нәрсә эшләргә кирәк? " дигән сорауга җаваплар."Балалар үзләренең җавап вариантларын планета рәсеме белән плакатка беркеттеләр.Мәгълүмат сәгате терроризмның җинаятьчел асылын яхшырак аңларга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International