Май-язның иң матур ае. Язгы төсләр дөньясына чакыручы иң тылсымлы һәм төсле ай. Хуш исле сирень, якты тюльпаннар, нечкә ландышлар чәчәк атуы гасырлар дәвамында шагыйрьләрне дә, романтикларны да, рәссамнарны да битараф калдырмаган. Менә без дә язгы матурлыкка илһамланып 2 май көнне Иштуган мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Тынычлык! Хезмәт! Май!, Беренче Май бәйрәмнәренә багышланган рәсемнәр конкурсын оештырдык. Үзләренең рәсемнәрендә катнашучылар язның матурлыгын, шулай ук 1 Май бәйрәме атмосферасын җиткерә алдылар. Рәсемнәр конкурсында балалар актив катнашты. Алар конкурс темасына битараф калмадылар, язгы матур кәеф белән илһамланып, аны үз рәсемнәрендә дә җиткерергә тырыштылар, шуның аркасында аларның искиткеч эшләр килеп чыкты. Һәр эш зур мәхәббәт белән башкарылган, үзендә җылылык һәм игелек бар.
.