29 апрельдә Корсабаш мәдәният йортында Сулинский СК һәм китапханә мөдире белән берлектә " Әйе мөгаллим.Горур йөрсен киләчәктә зәңгәр исем!"
2023 ел Россия Президенты Владимир Путин Указы белән укытучы һөнәренең югары иҗтимагый әһәмияте һәм Россия педагогикасына нигез салучыларның берсе Константин Дмитриевич Ушинскийның тууына 200 ел тулу билгесе буларак педагог һәм остаз елы дип игълан ителде.
Педагогика фәнен талантлы галимнәр һәм Остазлар үстерә. Кемдер тәрбиягә нигез салган, кемдер талант үстергән, ә кемдер күренекле инноватор булган.
Шулай итеп, мәдәният белгечләре авылдан чыккан укытучыларны җыярга карар итәләр. Укытучылар Исемлеге 46 кешедән артык тәшкил итә. Очрашу бик күңелле атмосферада үтте. Барысы да күп еллар узгач искә төшерергә һәм очрашырга бик шат иде. Зур экранда мәктәп тормышы фотоларыннан клиплар тәкъдим ителде. Фойеда фото һәм архив материалларыннан күргәзмә оештырыла.