22 апрельдә Иске Икшермә авыл мәдәният йортында "Сударушки"вокаль ансамбленең юбилей кичәсе узды.Бу бәйрәм кичәсе күңел җылысы һәм игелекле, дуслык атмосферасы белән тулы иде, тантаналы чара башланыр алдыннан зур экранда тамашачыларга ансамбльнең барлыкка килү һәм яшәү тарихын чагылдырган видеоролик күрсәтелде . Юбилярларны туган җирләреннән генә түгел, Саба һәм Теләче районнарының төрле почмакларыннан да кунаклар котларга җыелды . Иҗади чыгышы белән Иштуган авыл мәдәният йортының “Тюрагай”удмурт фольклор коллективы да сөендерде. Коллектив Саба районы башлыгы Р.Н. Миңнехановның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.