Иҗади лаборатория «Режиссура , актерлык осталыгы, грим, пластика»

2023 елның 24 марты, җомга

22 мартта Саба районы мәдәният хезмәткәрләренең дус, иҗади коллективы җитәкчеләре, белгечләре,мәдәният йорты мөдирләре, һәвәскәр театр коллективлары җитәкчеләре составында Казан шәһәрендә  Г.Камал театрында   иҗади лабораториядә  катнаштылар һәм Г. Камал исемендәге ТДАТның «Шәрык клубы»нда булдылар. Лаборатория барышында Г .Камал исемендәге Татар дәүләт театрының “Шәрык клубы”татар театры тарихының интерактив мультимедия комплексына экскурсия оештырылды, ул ХХ гасыр башы татар интеллигенциясенең легендар берләшмәсенең тарихи бинасында урнашкан. Чара барышында режиссура ,актерлык осталыгы турында фикер алышу һәм сәхнә әсәренә карата фикерләр алмашу булды. Үзешчән театрлар репертуары проблемалары, " Драматургия.Идеяләрне кайдан алырга? “ темасы буенча проблемаларга тукталып үтелде.Чара А. Шакиров пьесасы буенча "Сәфәр" спектаклен тамаша кылу  белән тәмамланды..

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International