Өй шартларында чәчәк үстерү бүген күпләрне кызыксындыра. Чәчәкләр безнең йортта матурлык тудыралар һәм кәеф күтәрәләр. 23 март көнне Иштуган авыл мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре «Бүлмә үсемлекләрен карау»дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр.Тәҗрибәле чәчәкчеләр өчен дә, бу искиткеч дәрестә беренче адымнарын ясаучылар өчен китапханәче әдәбият белән таныштырды. Чәчәкләрне ничек карарга, кайчан су сибеп торырга кирәклеге турында сөйләделәр. Чарада катнашучылар өй чәчәкләренең файдасы, йорт үсемлекләренең шифалы һәм кайбер зарарлы үзлекләре турында тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Чара ахырында барысы да бердәм фикергә килделәр, өй чәчәкләрен караган вакытта санап үтелгән нечкәлекләргә карамастан, уңышка ирешүдә төп шарт булып аларга карата яхшы мөнәсәбәт санала. Өй үсемлекләре бездән кайгыртучанлык көтә, ә җавап итеп без чәчәкләребезнең матурлыгы өчен шатлык һәм горурлык алачакбыз. Катнашучылар өй гөлләре орлыклары, тамырлары белән алмаштылар.