Су көненә багышланган " Су –ул яшәү чыганагы"дигән танып- белү сәгате

2023 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

Су-ул уникаль химик матдә, аннан башка бернинди фәнгә билгеле яшәү формалары да мөмкин түгел.22 март көнне Иштуган мәдәният йорты   һәм   китапханә белгечләре Су көненә багышланган " Су –ул яшәү чыганагы"дигән танып белү сәгате үткәрделәр.Кичэ  башланганчы «Кеше тормышында суның роле» дигән презентация күрсәтелде, аннан балалар суның нәрсә икәнен, аның торышы һәм үзлекләре, су әйләнеше турында белделәр. Балалар Җир шарының 2/3 өслеген су биләгәнен,  кеше һәм хайваннар 2/3  өлеше судан торганлыгын һәм башка бик күп кызыклы фактлар белделәр. Яшь экологлар шулай ук Россиядә иң киң , иң озын елгалар булуын , нинди шарлавыклар булуы турында белделәр.Балаларга суның кеше тормышында зур әһәмияте турында сөйләделәр. Соңыннан «Сулыклар», «Табигать күренешләре», «Су кешеләре», «Әкиятләрдә су», «Рәссамнар картиналарында су», «Су турында табышмаклар», «Су турында мәкальләр», «Фразеологизмны аңлат» бүлекләрендәге сорауларга җавап бирделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International