20 март көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре танылган галим-урманчыбыз, югары мәктәпнең Халыкара фәннәр академиясе академигы, профессор, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Ахмадулла Һади улы Газизуллинның исемен мәңгеләштереп, In vitro фәнни лабораториясенә аның исемен бирү тантанасында катнаштылар. Әлеге чарада район башлыгы Рәис Нургали улы Минниханов, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының эшләр идарәчесе Эльмира Минталиб кызы Шагаева, техник фәннәр докторы, профессор, Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Рәсим улы Валиев, Россия Федерациясенең Атказанган урманчысы Харис Гайнетдин улы Мусин, урман хуҗалыгы һәм экология факультеты деканы Ренат Халит улы Гафиятов hәм башка бик күп кунаклар катнашты.