11 мартта Иштуган мәдәният йорты белгечләре яшьләр белән «Никотин пәрәвезе» дип аталган әңгәмә үткәрде. Әлеге чараның максаты-тәмәке тартуның кешегә тискәре йогынтысын күрсәтү һәм сәламәт яшәү рәвешенең социаль һәм шәхси әһәмиятен ассызыклау. Балалар белән сөйләшкәндә никотинның кеше сәламәтлегенә тәэсире турында сөйләделәр, тәмәке-ул шул ук наркотик. Тәмәкегә ияләшү механизмы башка психоактив матдәләр кебек үк, һәм мондый бәйлелектән котылу бик авыр. Тәмәке тарту-иң еш очрый торган зарарлы гадәт. Тәмәке тартуның организмга зур зыян китерүе турында да сөйләштек. Һәм җитди нәтиҗәләрдән качар өчен, балаларның бернинди сылтау белән дә тәмәке тарта башламавы бик мөһим.Чарада катнашучыларга "Тәмәке тарту- җәмгыятьнең социаль проблемасы » дип аталган буклетлар өләшенде . Танып белү әңгәмәсеннән соң яшьләр белән «Мин һәм минем буш вакытым»темасына анкета үткәрелде. Балалар анкета сорауларына чын күңелдән һәм дөрес җавап бирделәр. Анкета нәтиҗәләре күрсәткәнчә, егетләр спортны бик яраталар, бигрәк тә өстәл теннисы уйнарга. Чара ахырында «Ни өчен алар тәмәке тарталар? ",”Тәмәке тарту үтерә” видеолары күрсәтелде. Сөйләшү балаларга тәмәке тартмауның никадәр яхшы икәнен аңларга булышты дип ышанабыз!.