"Могжизалы балачак" - уен программасы

2023 елның 1 марты, чәршәмбе

28 февральдә Сулэ авыл клубында «Могҗизалы балачак » дип исемлэнгэн уен программасы уздырылды. Уен-һәр баланың төп эшчәнлеге. Буш вакытларын балалар уйный, конкурсларда катнашырга һәм бик күп уңай эмоцияләр алырга ярата. Чара барышында балалар күңелле һәм дустанә атмосферага чумдылар. Катнашучыларга уен уйнаганда зирәклек, игътибар һәм җитезлек кирәк. Балалар шахмат, «нардо», «румми куб» уйнадылар, пазллар җыйдылар, теннис һәм «домино»уйнадылар. Беркемгә дә сер түгел, елмаю авырлыкларны җиңәргә булыша, кәефне яхшырта, ә уен аеруча балаларга да, яшүсмерләргә дә ошый, чөнки ул күп көлү һәм күңел ачу китерә. Күңелле уеннар көне чыннан да күңелле үтте һәм катнашучыларга яхшы кәеф бүләк итте. Программа ахырында барысы да актив катнашкан өчен татлы призлар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International