25 февраль көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре төрле клуб оешмаларының актив әгъзалары өчен район мәдәният йортына Мансур Гыйләҗев пьесасы буенча куелган "Казан егетләре яки авыл маҗаралары" спектакленә культпоход оештырдылар. Бу авыл һәм шәһәр менталитетында төзелгән иң гади комедия. Сюжет буенча 90 нчы елларда бик популяр булган «Казан егетләре» спектакле буенча Казаннан дүрт егет авылга эләгә, анда- барысы хатын – кызлар. Ә бу спектакльдә киресенчә, авыл гүзәлләре "Казан" егетләренә кунакка килә. Спектакльнең сюжеты шәһәр балалары һәм авыл кызлары арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүгә корылган. Зур актерлык уены, режиссура,декорацияләр. Спектакль тере һәм җиңел , шул ук вакытта гыйбрәтле һәм тирән мәгънәле иде. Спектакль азагында тамашачы алкышларга күмде, артистларны җибәрергә теләмәде. Залда тамашачылар күп иде, театр сөючеләр районның барлык җирлекләреннән килгәннәр.