21 февраль – Халыкара туган тел көне. Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул - Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, изге һәм кадерле сүз.
21 февраль көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә «Минем туган телем» - дип исемләнгән әдәби сәгать уздырдылар. Балаларга туган телебезнең әһәмиятлелеге турында аңлатылды. Туган тел турында кычкырып шигырьләр укылды. Шулай ук балалар викторина сорауларына, табышмакларга җавап бирделәр.
Кичә ахырында катнашучылар “Туган тел” җырын җырладылар.