23 февральдә илебез барлык ир-атларның да: өлкәннәрнең дә, балаларның да искиткеч бәйрәмен билгеләп үтә. Бу Ватанны саклаучылар көне. Әгәр дә без Ватанны саклаучылар турында сөйләшәбез икән, димәк, һәр ир – ат солдат: яки элеккеге, яки хәзерге, яки киләчәк. Ә солдат-ул көчле, кыю, җитез, оста дигәнне аңлата.
Әлеге искиткеч бәйрәм алдыннан Сулэ авыл клубында Ватанны саклаучылар көненә бүләкләр ясау буенча "үз кулларымнын җылысын бүләк итәм"дигән иҗади сәгать уздырылды.
Балалар бүләккэ дип кораблары ясау өчен детальләр ясадылар. Аннары кораблар ясау өчен детальлэрне үз куллары белән ябыштырдылар. Балалар үз куллары белән ясаган бүләкләрне әтиләренә тапшырачаклар.