Бик күп еллар дәвамында рус йортларында өйне саклаучы курчаклар ясаганнар. Кешеләр аларны авырулардан, "начар күзләрдән" һәм төрле бәла-казалардан саклауларына ышанганнар. Чүпрәк курчакларын ясау - славян халыкларының үткәнгә тамыр җибәреп торган традициясе. Чүпрәк курчаклар йола, саклык һәм уен курчакларына бүленә. Гадәттә, курчакларны хатын-кызлар ясаган. Әби –бабаларыбыз энә һәм кайчы белән файдаланмаганнар, баланың тормышы ""не резанная не колотая". " булсын өчен. Курчакларга йөзне , кешенең шәхесен күрсәтмәс өчен дә рәсем ясалмаган.
11 январь көнне Ике басу Арташ мәдәният йортының хезмәткәрләре Татарстан Республикасында "Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр" елы кысаларында "Крупеничка-курчагы" исеме астында Рус халкы традицияләренә хөрмәт йөзеннән мастер класс үткәрделәр. Бу гаиләдә төп курчак булып саналган . Курчакның тышкы кыяфәте гади, ләкин зур мәхәббәт белән эшләнгән, тирән символик мәгънәгә ия.
Түгәрәк - курчак - саклагыч, аны Кызыл почмакта икона белән янәшә саклаганнар. Ул тук тормыш һәм гаиләдә муллык билгесе, ашлыкны яңа уңышка кадәр саклый. Ачлык вакытында , курчак ярмасын алалар һәм аннан ботка пешерәләр. Бу ботка Җир анасына көч бирә дип саналган. Бу хакта балалар чара барышында белделәр һәм аларда рус халкы мирасына кызыксыну уянда.