Тормышта кыенлыклар күп. Һәр кеше ярдәмгә мохтаҗ ситуациядә булырга мөмкин.Бу вакытта ишетү мөһим. Махсус, мондый ситуацияләр өчен бердәм гомумроссия балалар ышаныч телефоны номеры 8-800-2000-122 булдырылды. Ышаныч телефоны хезмәте турындагы мәгълүматны халык арасында популярлаштыру максатыннан ,11 февраль көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре тарафыннан " Нәрсә турында дәшмисең!» дип аталган урам акциясе уздырдылар ,ата-аналар һәм яшүсмерләр өчен буклетлар тараттылар. Балаларга Ышаныч телефоны хезмәте, ашыгыч психологик ярдәм төре турында сөйләделәр. Балалар авыр һәм хәл ителмәслек хәлгә эләксәң, кемгә һәм ничек ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә кирәклеген белделәр. Мәсәлән, дустың белән талашканда ,я яшьтәшләрең сине рәнҗетсә, я гаиләңдә һәм башка мөһим хәлләрдә аңлашмасаң. Ышаныч телефоны турында сөйләгәндә, балалар игътибарын төп моментларга юнәлттеләр: тәүлек әйләнәсе, аноним, яшерен, бушлай,Әңгәмәдә балалар ышаныч телефонына нинди сораулар белән мөрәҗәгать итә алуларын дөрес аңладылар. Укучылар файдалы киңәшләр алдылар, алар дуслар табарга, авыр ситуацияләрдән сакланырга, күңелле һәм шатлыклы булырга өйрәнделәр Тормышта сораулар һәм кыенлыклар күп. Балалар мәдәният йорты белгечләре белән бергә “Ышаныч телефонына”Әйе!” диделәр