7 февраль көнне Иштуган мәдәният йортында Иштуган авылының гражданнар җыены узды.Әлеге чарада мәктәп директоры А. В. Макаров, балалар бакчасы мөдире Э. Н. Ахиярова, клуб мөдире Гайнетдинова Г. Х., авыл җирлеге башлыгы Гайнетдинов Д. М., фельдшер һәм районның төрле оешмалары вәкилләре чыгыш ясады.Чарада халыктан кабул ителгән сораулар каралды. Гражданнар шулай ук «ZOOM» программасы аша җыелышта актив катнаша алдылар.