Әңгәмә «Укытучы –барлык вакыт өчен һөнәр»

2023 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

Иштуган мәдәният йорты белгечләре Педагог һәм остаз елы ,яшьләрнең һөнәри юнәлеше кысаларында 9 февраль көнне «Укытучы –барлык вакыт өчен һөнәр» дип аталган әңгәмә үткәрделәр. Сәнгать җитәкчесе һәр һөнәрнең үзенчә яхшы  булуы турында сөйләде. Һәрвакыттагыча укытучы һөнәре иң кирәкле һәм затлы саналды. Педагог һөнәре - дөньяда иң борынгы һөнәрләрнең берсе. Әңгәмәбез төрле һөнәр балалары белән фикер алышудан башланды. Балалар әти-әниләренең, әби-бабайларының кем булып эшләве турында сөйләделәр һәм киләчәктә кем булырга теләүләре белән уртаклаштылар. Без һәр һөнәрнең мөһимлеге турында фикер алыштык һәм югары керем китереп кенә калмыйча, үзебезгә дә рәхәтлек китерәчәк һөнәрне алу өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында фикер алыштык. Балалар «Ералаш» киножурналының - «Миллион ел элек» һәм «Әгәр мин укытучы булсам» кызыклы чыгарылышларын карадылар, А.Ермоловның «Укытучылар» җырын тыңладылар ,ахырда «Җөмләләрне дәвам ит»уены уйнадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International