8 февраль көнне, яшь герой - антифашистлар көне уңаеннан Иштуган авыл мәдәният йорты белгечләре балалар белән "Яшь мыексыз геройлар»дигән темага әңгәмә уздырдылар. Балаларга Бөек Ватан сугышы елларында башкарылган батырлыклары өчен ,Ватаныбызның иң югары бүләгенә - Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган малайлар һәм кызлар турында сөйләделәр. Укучылар үзләренең яшьтәшләре: Лена Голиков, Зина Портнова, Марат Казей, Валя Котик һәм башка пионерларның батырлыклары турында кызыксынып тыңладылар. Хәзерге җәмгыятьтә үсеп килүче буынның батырлыклары, тормышта батырлыкка һәрвакыт урын барлыгы турында искә төшерергә онытмадылар. Әңгәмә «Балалар-геройлар» дигән презентация белән үрелеп барды. Балалар Сергей Алексеевның әсәрләре, Бөек Ватан сугышы турында җыентыклар һәм башка материаллар белән таныштылар. Яшь солдатларның исемнәре, батырлыклары балалар күңелендә мәңге калыр дип ышанасы килә.