4 февраль көнне Түбән Утар авыл халкына зур бүләк ясадылар,Курсабаш мәдәният йорты,Сула авылы мәдәният йорты,Курсабаш китапханәсе артистлары концерт программасы белән килделәр. Үзешчән сәнгать артистлары тамашачыларга йөрәк җылысын, яхшы кәефне һәм тонналы уңай эмоцияләрне җиткерә алдылар. Авыл халкы Безнең һәр чыгышыбызның күңеленә хуш килде . Концерт ике сәгать ярым дәвам итте, ул бер сулышта үтте. Авылның көндәлек тормышына җанлылык һәм күптөрлелек китергән артистларны җибәрергә теләмәделәр.