2 февральдә Россиядә Хәрби дан көне — Сталинград сугышында совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләрен җиңүенә 80 ел тулу билгеләп үтелә. Сталинградны саклауның 200 данлы көне тарихка иң канкойгыч һәм мәрхәмәтсез булып кереп калды. Йөзләрчә мең совет кешесе искиткеч ныклык күрсәтеп батырлык күрсәттеләр. Иштуган мәдәният йортында Сталинград сугышы геройларына багышланган «Шул бөек көрәш өчен баш иябез» дигән батырлык дәресе булып узды. Сәнгать җитәкчесе балаларга Сталинград янындагы авыр сугыш көннәре, сугыш геройлары турында сөйләде. Батырлык дәресе «Сталинград сугышы» видеопрезентациясе һәм М.Агашина, Р. Рождественскийның шигырьләрен уку белән үрелеп барды. Соңыннан балаларга Сталинград турындагы фильмнардан өзекләр һәм видеоролик күрсәттеләр. Чара ахырында катнашучылар һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.