Бильярд уены җитезлекне, хәрәкәтләрне координацияләүне һәм тактик фикерләүне үстерә. 20 гыйнварда Урта Нырты авылы клубы мөдире авыл халкы өчен «Бильярд уйныйбыз» бильярды буенча ярыш үткәрде. Чарада уртача яшь категориясе катнашты. Чараны мөдир ачып җибәрде, ул чарада катнашучыларга уенда уңышлар һәм җиңүләр теләде. Турнир кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Катнашучылар күңел күтәренкелеге һәм күңелле кәеф алдылар.