18 февраль Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Иштуган мәдәният йорты белгечләре " Минем әти - иң яхшысы!"дип аталган рәсем конкурсы уздырдылар.Әлеге чара балаларда бәйрәм турында белемнәр формалаштыру, әтиләргә һәм бабаларга карата рәхмәт һәм хөрмәт хисе тәрбияләү максатыннан уздырылды. Чара барышында балаларны бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар. Аннары “Әтиең турында сөйлә»уены үткәрделәр. Балалар бик тырыштылар: алар әтиләре белән горурланалар һәм әтиләренең армиядә хезмәт итүе турында ,хәзер өйдә ни белән шөгыльләнгәне турында сөйләделәр. Алар әти-әниләрен яраталар, аларга охшарга телиләр. Балаларга әтиләрен ясарга тәкъдим иттеләр. Балаларның фантазиясе чиксез иде. Рәсемнәр төрле, якты һәм матур килеп чыкты. Бәйрәмгә балалар әтиләренә рәсемнәр бүләк итәчәк. Иң яхшы бүләк — үз кулларың белән ясалган бүләк.
Халыкара туган тел көне 21 февральдә билгеләп үтелә. Шул максаттан, 18 февраль көнне Юлбат авылы китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре «Тел-ул халык җаны»дигән фольклор сәгате үткәрделәр. Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында чара кеше һәм җәмгыять тормышында телнең ролен күрсәтү ,туган телгә һәм тугандаш халыклар теленә мәхәббәт һәм сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан үткәрелде. Чарада катнашучыларга туган телнең байлыгы һәм кабатланмаслыгы, туган ягыбызның ничек кадерле булуы, Татарстан Республикасында яшәүче халыклар, халык традицияләре һәм гореф-гадәтләре турында сөйләделәр. Балалар мәкаль һәм әйтемнәрнең ахырын бик теләп чиштеләр. Чара "Туган тел"җырын күмәк башкарып тәмамланды.
18 февраль көнне Килдебәк мәдәният йорты хезмәткәрләре,китапханәче белән берлектә, яшүсмерләр өчен "Яшүсмер – яшәү рәвеше сәламәтлек" исемле диалог сәгате үткәрделәр. Алар кеше сәламәтлегенә тискәре йогынты ясаучы факторлар турында фикер алыштылар, мисаллар китерделәр. Фикер алышуда бик теләп катнаштылар.
Аларга сәламәт яшәү рәвешенә омтылырга кирәклеге турында әйтелде.
17 февральдә Олы Арташ авыл клубында «Саба чишмәләре» иҗат берләшмәсенең «Серле гармун телләре» дип аталган концерт программасы узды. Артистлар тамашачыларны җырлар, биюләр, шулай ук үзләре язган шигырьләре белән сөендерделәр. Концертка шулай ук әфганчылар да чакырылган иде. Арташ авыл җирлеге башлыгы Әгъләмҗанов Алмаз Рәхимҗан улы безнең әфганчыларны һәм барлык килгән тамашачыны Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылу көне белән котлады һәм әфганчыларыбызга истәлекле бүләкләр тапшырды. Тамашачылар артистларыбызны бик җылы кабул иттеләр, үзләренә яхшы энергия, бер өем уңай хис-кичерешләр һәм кәеф алдылар. Концерт ахырында тамашачыларыбыз торып басып кул чаптылар. Концерт барысына да шулкадәр ошады ки, хәтта тамашачылар китәргә дә теләмәделәр.
13 гыйнварда Көек авыл клубында «Буыннар истәлеге» тарихы дәресе үткәрелде. Ул немец гаскәрләренең Сталинград астында Совет гаскәрләре тарафыннан тар-мар ителүенә 80 ел тулуга багышланган. Балаларга Идел буендагы шәһәрнең фашистлар һәм илебез өчен әһәмияте, тыныч халыкның, шул исәптән балаларның авыр хәле турында сөйләделәр.
17 февраль көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре «Пушкин картасы» проекты кысаларында халык уеннары буенча «Халык калейдоскобы» дигән мастер –класс үткәрделәр. Халык уеннары-халык үзенчәлекләренең ачык чагылышы, аларда уйнаучы этносның һәм аның үсеш тарихының чагылышы. Программаны алып баручы балаларга кыскача гына гореф-гадәтләр һәм халык уеннары турында сөйләде. Катнашучылар "Каравай" уен-җырында әйлән-бәйлән уйнадылар, рус халыкының хәрәкәтле "Ручеек" уенында челтерәгән инешне сурәтләделәр, шулай ук удмурт, рус,татар халык уеннарын : «Заря-заряница», «Зейнебей», «Чабата», «Чәчәк”, “Сөлге”, «Горелки» уеннарын искә төшерделәр, катнашучыларны тизлектә, җитезлектә, игътибарлылыкта тикшерделәр, халык бию хәрәкәтләрен башкарырга өйрәттеләр.
15 февральдә герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 117 ел тулу уңаеннан Көек авыл клубында шигъри сәгать үткәрделәр. Балаларга шагыйрьнең катлаулы биографиясе, аның иҗаты турында сөйләделәр һәм бергәләп стена газетасын чыгардылар.
17 февральдә Олы Нырты авыл мәдәният йортында бильярд уенын яратучылар арасында рус бильярды буенча команда турниры үткәрелде. Һәвәскәр турнир-чын уенның нәрсә икәнен сизү, башка уенчыларның сәләтләре белән чагыштырганда үз сәләтләрен бәяләү өчен иң яхшы мөмкинлек. Башта катнашучыларга бильярд уенының барлыкка килү тарихы, аның төрләре, уен кагыйдәләре турында сөйләнелде. Турнир кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Катнашучылар күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф алдылар. Киеренке көрәштә җиңүчеләр билгеләнде.
12 гыйнварда Көек авыл клубында Изге Валентин көне уңаеннан мастер-класс үткәрделәр.Балалар бу бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында белделәр. Өлкәннәр өчен бу көн-гашыйклар көне, ә балалар өчен-дуслык бәйрәме. Балалар открыткалар ясадылар. Чара ахырында балалар үз эшләреннән канәгать калдылар.
Туган якны өйрәнү сәгате — авыл тарихы турында үзенчәлекле дәрес. 17 февраль Олы Нырты авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларга безнең авылның озын гомерле кешеләре турында сөйләделәр, шулай ук биредәге тарих, авылның ничек барлыкка килүе, истәлекле урыннар турында сөйләделәр. Чарада катнашучылар үзләренең сорауларын бирделәр һәм җаваплар алдылар. Балалар, үз чиратларында, кече ватан турында шигырьләр укыдылар, шулай ук авыл тарихыннан бик күп яңа нәрсәләр белделәр. Очрашу ахырында чарада катнашучыларга авыл клубы хезмәткәрләре истәлекле бүләкләр тапшырдылар.