ЯҢАЛЫКЛАР


31
март, 2023 ел
җомга

22 март көнне Җиңү паркында язгы көн белән төн тигезлеге «Яз килә, Нәүрүз килә!» бәйрәме оештырылды. Бәйрәм программасы Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнде. Шулай ук чарада Шәмәрдән мәдәният йорты каршындагы сәнгать үзешчәнлегендә катнашучылар, «Акварель» халык бию төркеме, Шәмәрдән авыл китапханәсе катнашты. Бәйрәмгә зур һәм төрле программа әзерләнгән иде. Чара Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы А.Н.Гәрәевның котлау сүзе белән башланды. Бәйрәмдә театральләштерелгән тамаша күрсәтелде, төрле конкурслар үткәрелде, алар концерт номерлары белән чиратлашып үрелеп барды. Жюри «Нәүрүз» не сәламләүне, өстәлне бизәүне, ботка булуны, шулай ук һәр предприятиедән концерт номерын бәяләде. Жюри составы: Шекше мәдәният йорты мөдире Хисмәтова Л.А., Кырбаш клуб мөдире Черненко Н.М., Шәмәрдән авыл балалар китапханәсе китапханәчесе Галиәкберова Р.Х. Бәйрәм ахырында барлык оешмалар дипломнар һәм акчалата бүләкләр белән бүләкләнделәр. Авыл халкы һәм кунаклары ботка, кайнар чәй һәм коймаклар белән сыйландылар. Бәйрәм программасы барлык катнашучыларда җылы атмосфера һәм искиткеч кәеф тудырды.

Тэги: Шәмәрдән мәдәният йорты

30 мартта Сулэ авыл клубында безнең канатлы дусларыбыз турында "Коллар безнен дусларыбыз" дип исемлэнгэн әңгәмә үткәрделәр.Әңгәмә барышында балалар кошларның төрле төрләре һәм аларның үз-үзләрен тотыш үзенчәлекләре белән таныштылар, кошлар тормышыннан кызыклы фактлар белделәр, кешегә нинди файда китерүләре турында сөйләштеләр. Чарада кошлар турында җырлар һәм кошлар тавышы белән фонограммалар яңгырады.

Балалар шулай ук табышмакларны чиштеләр, кошлар турында мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, викторинада катнаштылар.

Тэги: Сулэ авыл клубы

30
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

30 март көнне Елыш авыл клубында "Синең ход" дип исемләнгән шашка, шахмат уеннары үткәрелде. Шашка, шахмат уеннары үзара аралашу һәм дуслашу өчен дә бик файдалы уен. Бу уеннар балаларның хәтерләрен арттыра, сизгерлекне көчәйтә, башны эшләтергә булыша. Шахмат - сабыр кешеләр уены. Һәрбер йөреш уйлап эшләнмәсә отылырга мөмкинсең. Шуңа күрә һәркем зур тырышлык белән үзен сынады. Әлеге өстәл уеннарын барысы да яратып уйнадылар.

Тэги: Елыш авыл клубы

30 мартта Эзмэ мәдәният йортында ПДН инспекторы Котдусова Миләүшә Илдаровна белән " Балигъ булмаганнар арасында мошенниклык, хокук бозулар», дип аталган очрашу узды. Балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелекне кисәтү профилактика эшенең иң мөһим аспекты булып тора. Яшьләр арасында җинаятьчелекне, шулай ук балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган башка хокук бозуларны һәм җинаятьләрне кисәтү максатыннан, ПДН инспекторы белән очрашу оештырылды. Әңгәмәдә җинаятьләр һәм хокук бозулар өчен балигъ булмаганнарның административ һәм җинаять җаваплылыгы турындагы сораулар яктыртылды. Моннан тыш, инспектор тәмәке, тәмәке катнашмалары, алкоголь куллануның зыяны турында да сөйләде. Балалар әңгәмәдә актив катнаштылар, үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр. Яшь гражданнарның үз хокукларын һәм бурычларын, шулай ук закон алдындагы җаваплылыкны белүе илнең юридик яктан грамоталы халкын формалаштыруга ярдәм итә.

Тэги: Эзмә мәдәният йорты

30 мартта Сулэ авыл клубында җирне саклау көненә багышланган "Жирне саклау көне" акциясе уздырыла. Бу акциянең максаты, беренче чиратта, планетабызның әйләнә-тирә мохитен саклау, шулай ук табигый ресурсларны акыллы һәм сак куллану һәм табигый казылмаларны экономияләү. Балаларга Җир турында күбрәк белергә без соңыннан тараткан буклетлар ярдәм итте.

Тэги: Сулэ авыл клубы

 30 март көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты ,китапханәче белән берлектә «Открой для себя мир журналов» исеме астында балалар журналлары буенча түгәрәк өстәл үткәрделәр. Мәдәният хезмәткәрләре балалар журналлары белән таныштырдылар. Шулай ук журналның китаптан нәрсә белән аерылуы турында сөйләделәр, газета, мәкалә, журнал төшенчәләре белән таныштырдык. Журналдагы төп рубрикалар белән таныштырдылар, бигрәк тә балаларны уеннар, кроссвордлар, ребуслар, башваткычлар белән журнал битләре кызыксындырды. Балалар журналдагы сорауларга җавап бирделәр, «Журналны тап» конкурсында катнаштылар һәм үз тәэсирләре белән уртаклаштылар.

 

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

30 март көнне, Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, язгы каникул вакытында мәктәп укучылары өчен «Кошлар дөньясы – бик кызыклы» дигән темага викторина үткәрделәр. Бу чараның максаты- укучыларның экологик аң дәрәҗәсен күтәрү һәм аларның экологик культурасын формалаштыру. Әлеге  чара ярдәмендә, балалар үзләренең  кошлар турында белемнәрен арттырдылар . Кошларның гаҗәеп күптөрлелеге белән таныштылар, әйләнә-тирә мохиттә кошларның әһәмияте турында белделәр, Безнең якта кышлаучы, күчмә кошлар турында мәгълүмат бирделәр. Кошларны саклау һәм кышкы чорда җимлекләр кую турында сөйләделәр. Кошлар турында шигырьләр укыдылар, табышмакларга җавап эзләделәр. Үткәрелгән әңгәмәдән соң, балалар белән җимлекләргә җимнәр салдылар. Кошлар алар  -табигать матурлыгы. Язучылар, шагыйрьләр, музыкантлар өчен илһам чыганагы.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

 

Һәрбер кеше өчен беренче укытучы − игелекле тылсымчы, белем юлында ярдәмче. Укытучының таланты-белемне башкаларга тапшыра белү осталыгы. Укытучы - уйларга , якыннарыбызны хөрмәт итәргә, яратырга, безгә чын кешеләр булып үсәргә ярдәм итә.

 Укытучы һәм остаз елы кысаларында, 30 март көнне Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре хәзерге вакытта лаеклы ялдагы укытучы- Г.Р.Габделхакова катнашында «Минем беренче укытучым» исемле очрашу-әңгәмә үткәрделәр.Әлеге чарада катнашучыларга мәктәп укучылары тормышында беренче укытучының роле һәм беренче мәктәп китабы - Әлифбанын   тарихы, авторлары турында сөйләнде. Әңгәмәдә мәктәптә кайсы авторларның  китапларын кубрәк файдаланулары турында сөйләштек, чөнки лаеклы ялда булуга карамастан, Гөлсинә Раяновна мәктәпкәчә яшьтәге балаларны беренче сыйныфка әзерли.

  Узләре сайлаган юлда яшь буынны лаеклы итеп тәрбияләү— һәр укытучының тормыш максаты!

Тэги: Юлбат мәдәният йорты

30 март көнне Урта Нырты авыл клубында балалар арасында өстәл теннисы буенча "Күңелле ракетка"турниры узды. Ярыш рухына карамастан, турнир җылы дуслык шартларында узды. Кайберләре "хикмәтле" тапшырулар хисабына очко җыярга тырышса, икенчеләре һөҗүм тактикасын өстен күрә, каршы торучы теннисчыга даими һөҗүм итә. Мондый чаралар күтәренке  кәеф кенә түгел, ә спорт белән шөгыльләнү һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баруның файдасы һәм кирәклеге турында фикерне аңга нык кертә.Турнирда катнашучы барлык балалар да бүләкләр алды.

Тэги: Урта Нырты авыл клубы

28
март, 2023 ел
сишәмбе

26 март көнне Иске Мичән мәдәният йортында “Хуш киләсен, Нәүрүз” дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде. Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәмгә күңелле уен программасы әзерләделәр. Балалар да, өлкәннәр дә   уеннарда рәхәтләнеп һәм шатланып актив катнаштылар. Бәйрәмдә ботка белән сыйланырга һәм коймак белән чәй эчәргә мөмкин иде. Бәйрәм халык уеннары һәм биюләре белән дәвам итте. Язның җылы бәйрәме барлык катнашучылар күңеленә юмартлык һәм игелеклелек  бүләк итте. Бәйрәм кунакларны бер зур гаиләгә берләштерде, анда дуслык, тынычлык һәм хөрмәт хөкем сөрде.

Тэги: Иске Мичән Мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International