ЯҢАЛЫКЛАР


8
август, 2023 ел
сишәмбе

8 нче август көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече С.М. Фәтхуллина балалар өчен «Веселые нотки» дип исемләнгән күңел ачу программасы үткәрде. Чара башында алып баручы балаларны музыка һәм сәнгать нигезләре белән таныштырды. Аннары һәр станциядә алар музыка белән бәйле биремнәрне үтәделәр. Мәдәният йорты сәхнәсендә балалар өчен төрле уеннар оештырылган иде: «Я начну, а ты продолжи», «Музыкальные слова» һәм «Я – актер». Кызыклы сәяхәт тынлы оркестр бүлмәсендә дәвам итте, Анда балаларга музыка кораллары һәм аларның тарихы белән якыннан танышырга мөмкинлек бирелде. Киләсе биремне балалар хореография бүлмәсендә үтәделәр, анда алар бию сәнгате осталыкларын күрсәттеләр. Күңел ачу программасы балаларга мәдәният белән якыннан танышырга һәм бу өлкәнең төрле тармакларында үзләрен сынап карарга мөмкинлек бирде.

Тэги: Шәмәрдән мәдәният йорты

8 августта Сулэ авыл клубында әзер камырдан уенчыклар ясау буенча мастер-класс узды. 

Балалар Дымков уенчыгы барлыкка килу тарихы белән таныштылар һәм Дымков уенчыгы Россиянең иң борынгы сәнгать кәсепләренең берсе икәнен белделәр. Ул 400 елдан артык яши һәм әле дә популярлыгын югалтмаган. Киресенчә, ул безнең илдә дә, аннан читтә дә үзгәрешсез уңыш белән файдалана. Элеге уенчыкнын туган шәһәре-Киров шәһәре. Балаларның иҗади эшләре узенчэлекле, якты төсләрдә килеп чыкты. Кирэк жирдэ без гуашь белән буядык идек, кирэк санамаган жирдэ киптерергә генә калдырдык.Катнашучылар 5, Пушкин картасы буенча 2 кеше.

Тэги: Сулэ авыл клубы

8 август көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре «Гомерләр кайтавазы» проекты кысаларында, төбәкнең тарихын, данлы үткәнен  барлауны дәвам итеп, Шәмәрдәндә яшәп, тиздән 103 яшен түгәрәкләп килүче Әдгамова Тайфә әби янында булдылар. Куп истәлекләр язып алынды, яшьлек елларында башкарылган җырлар, әйтем-йолалар видеоязмага теркәлде. Бу очрашудан  бик эчтәлекле фотоколлаж һәм документаль язма туган төбәгебез тарихын чагылдырган  «Без тарихта эзлебез» дип аталган кичәдә урын алачак.

Тэги: Шәмәрдән мәдәният йорты

8 август конне балалар өчен Сулэ авыл клубы мөдире Яңа Чишмәгә экскурсия оештырды, аны бу җәйдә безнең авылда ясадылар.

Безнең экскурсиянең максаты - балаларны чишмәләрнең барлыкка килүе белән таныштыру, балаларның кеше тормышында суның әһәмияте турында күзаллауларын киңәйтү, аларның пычрануы белән бәйле экологик проблемалар, аларны hичшиксез хәл итәргә кирәк икэнен анлату иде. Кечкенә Ватанга мәхәббәт тәрбияләү һәм табигый ресурсларга, суга сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, дөньякүләм күзаллауны киңәйтү, туган як тарихы, истәлекле урыннары һәм экологиясе турында белемнәр тапшыру. 

Авылыбызның матурлыгы әйтеп бетергесез. Балалар рәхәтләнеп сокландылар андагы матурлыкка, уйнадылар. Без барыбыз да канәгать калдык һәм безнең экскурсиягә бик шатландык.

 

Тэги: Сулэ авыл клубы

7
август, 2023 ел
дүшәмбе

7 нче август көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече А.И.Хуҗин «Акварель» халык биюе төркеменә йөрүче балалар өчен грузин костюмын бизәү буенча «Волшебство национального костюма» дип исемләнгән осталык дәресе оештырды. Чара башында алып баручы балаларга грузиннарның милли костюмнарының традицион элементлары турында сөйләде һәм аларның бизәлеше нигезләренә өйрәтте. Осталык дәресе программасында бик күп файдалы һәм кызыклы мизгелләр булды. Балалар белемнәрен практик эштә зур кызыксыну белән кулландылар. Материаллар белән эшләгәндә һәр катнашучы үз фикере һәм иҗади идеяләре белән уртаклашты. Мондый чаралар балаларга милли мәдәният белән якынрак танышырга мөмкинлек бирә.

Тэги: Шәмәрдән мәдәният йорты

6
август, 2023 ел
якшәмбе

   Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында, милли бәйрәмнәргә һәм гореф-гадәтләргә, традицияләргә кызыксынуны үстерү максатыннан 6 август көнне  Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре халык традицияләрен саклау йөзеннән балалар өчен әдәби кичә  үткәрделәр. Бәйрәмгә килгән балалар татар фольклоры жанрларының төрле булуын һәряклап исбат иттеләр. Алар мәкаль һәм әйтемнәрне, борынгы бишек җырларын искә төшерделәр, борынгы бабаларыбызның ничек яшәгәннәрен, нинди әкиятләр тыңлаганнарын, ничек киенгәннәрен һәм нәрсә уйнаганнарын белделәр. Татар җыры бөтен җирдә моңлы булуы  белән дан тота. Халкыбыз аны эштә, кырда, туйларда һәм утырмаларда җырлаган.Фольклор бәйрәм- бию, шаяру,  җыр-биюле уеннар  һәм күңел ачулар белән үрелеп барды. "Гөлбану "," Наза" уеннары , катнашучылар   башкарган җырлар һәркемнең күңеленә барып җитте.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

6 август көнне Сәрдә авыл клубында Бөтендөнья мәчеләр көненә багышланган "Песиләр көне" дип аталган күңел ачу сәгате үтте. Бу матур хайваннарны дөньяның барлык илләрендә һәм шәһәрләрендә яраталар, аларга үз хөрмәтләрен һәм яратуларын күрсәтәләр. Чара башында Сәрдә авыл клуб мөдире бу рәсми булмаган бәйрәм турында сөйләде. Аннары балалар үз сәләтләрен мәчеләр төшерелгән рәсемнәрне буяп күрсәттеләр. Соңыннан мәчеләр турында шигырьләр укыдылар, алар арасында бөек татар шагыйре - Герой Муса Җәлилнең «Карак песи» шигыре дә бар иде. Чара ахырында катнашучылар татлы призлар алдылар.

Тэги: Сәрдә авыл клубы

Кочле, сэламэт булу очен, спорт белэн шогыльлэнергэ, саф хавада кубрэк йорергэ кирэк. Буш вакытларны саф хавада, иптэшлэрен белэн уйнау бигрэк тэ эйбэт. Буген, 6 август конне, Елыш авыл клубы янында, саф хавада балалар белэн "Бергэ кунелле хэм кызык" дип исемлэнгэн спорт уеннары уткэрелде. Балалар скакалка сикерделэр, туп хэм обруч ярдэмендэ уеннар уйнадылар, бадминтон уенын да бик яратып уйнадылар. Уеннардан хэрберсе кэнэгать калды, вакыт заяга тугел, файдалы утте.

Тэги: Елыш авыл клубы

     Җәй искиткеч вакыт, балалар йөгерсен, сикерсен һәм күңел ачсын өчен махсус булдырылган кебек. Хәрәкәтчән уеннарны алалар белән аеруча яратабыз, чөнки алар - шатлыклы хис-кичерешләрнең мөһим чыганагы. 3 август көнне Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре спорт мәйданчыгында кече һәм урта яшьтәге мәктәп балалары белән саф һавада «Балалар дөньясында  " дип исемләнгән хәрәкәтле уеннар үткәрделәр.Чара барышында балалар үзләренең көчләрен, җитезлекләрен, тизлеген һәм күңелле эстафеталарда   күрсәтә алдылар. Спорт дәрте һәм җиңүгә ирешү теләге балаларны шулкадәр җәлеп итте ки, алар рәхәтләнеп уйнадылар. Балалар «Пионербол», «Тупны тап», «Куян» һәм башка уеннарда бик теләп катнаштылар. Саф һавада уеннар балаларга спорт рухын күтәрергә, командалап уйный  белергә, кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итте. Чара ахырында барлык балалар да татлы призлар алдылар.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

5
август, 2023 ел
шимбә

4 августта Тимершык мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен мавыктыргыч дәрес, ташка рәсем ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Таш рәсемнәр балалар өчен кызыклы техника. Чөнки мондый рәсемле ташлар, кәгазь рәсемнән аермалы буларак, яшь рәссамның «сәнгать әсәре» генә түгел, ә уенчык та. Балалар зур кызыксыну белән ташларга матур һәм искиткеч рәсемнәр ясадылар.

Тэги: тимершык мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International