24 сентябрь конне Сулэ авыл клубында әзер камырдан уенчыклар ясау буенча мастер-класс узды.
Балалар Дымков уенчыгы барлыкка килу тарихы белән таныштылар һәм Дымков уенчыгы Россиянең иң борынгы сәнгать кәсепләренең берсе икәнен белделәр. Ул 400 елдан артык яши һәм әле дә популярлыгын югалтмаган. Киресенчә, ул безнең илдә дә, аннан читтә дә үзгәрешсез уңыш белән файдалана. Элеге уенчыкнын туган шәһәре-Киров шәһәре. Балаларның иҗади эшләре узенчэлекле, якты төсләрдә килеп чыкты. Кирэк жирдэ без гуашь белән буядык идек, кирэк санамаган жирдэ киптерергә генә калдырдык.Катнашучылар Пушкин картасы буенча 4 кеше.
24 сентябрьдә Туктар авыл клубы "Без коррупциягә каршы"дигән мәгълүмат сәгате үткәрде.
Коррупциягә каршы көрәш-хәзерге заманның төп мәсьәләләренең берсе. Чара әңгәмә формасында узды. Чарада «коррупция»төшенчәсе каралды. Чара башында коррупциянең нәрсә икәне, шулай ук аның билгеләре һәм коррупциянең зыяны турында сөйләштеләр.
Корсабаш авыл мәдәният йортында 24 сентябрьдә «Табигатьне сакла»экологик уены булып узды.
Чара балаларда табигатькә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүгә, анда яшәүчеләрне кайгыртуга, игелекле гамәлләргә, саф фикерләргә һәм хисләргә омтылуга юнәлдерелгән . Табигатьнең гүзәллегенә гашыйк була алмыйсызмы?! Ул тере һәм безгә үзара мәхәббәт белән җавап бирергә сәләтле.
Чара барышында балалар экологиянең нәрсә икәнен, табигатьне һәм аның ресурсларын ничек сакларга кирәклеген, кешенең әйләнә – тирә мохиткә нинди йогынты ясавын һәм уртак йортыбызны-Җир планетасын саклап калу өчен нәрсә эшләргә кирәклеген белделәр. Чарада катнашучыларны экологик табышмаклар, хайваннар турында сораулар һәм күп төрле уеннар көткән.
24 сентябрь конне Елыш авыл клубынын каршында саф хавада балалар белэн "Исэнме мэктэп" дигэн исем астында викторина уздырылды. Матур жэйге каникулдан сон озын хэм авыр уку елы башланды. Балалар жэйге каникул коннэрен хэм мэктэп буенча узлэренен фикерлэре белэн булештелэр. Викторина сорауларына бик телэп жаваплар бирделэр, уеннарда катнаштылар. Соныннан барысы бергэ мэктэпкэ багышланган стенгазета чыгардылар, вакыт сизелми дэ узып китте.
Кабак - көз символына әверелгән яшелчә, чөнки ул елның нәкъ шул вакытында өлгерә. Көз уртасында авыл халкы һәрвакыт бакча эшләре тәмамлану хөрмәтенә бәйрәмнәр оештыра. Бәйрәмнең үзенчәлеге булып алтын көзне һәм җәйге кояшның нурларын гәүдәләндерүче матур яшелчә кабак тора. 23 сентябрьдә Язлы Арташ авыл клубында "Кабак оҗмахы" дип исемләнгән файдалы киңәшнең мәгълүмат сәгате узды. Клуб мөдире катнашучыларга бу яшелчәнең килеп чыгышы, аның файдалы үзлекләре турында сөйләде. Табигать шартларында агротехника серләре белән уртаклаштык. Кабак әзерләүнең төрле кулинар рецептлары белән таныштык.
23 сентябрь көнне Сәрдә авыл клубы үзешчән артистлары Мишәбаш мәдәният йортында "Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы"на багышланган "Җырлап яшик туган илебездә" дип исемләнгән концерт оештырдылар. Үзешчән артистлар тамашачыларга иҗади программа һәм дустанә атмосфера бүләк иттеләр. Тамашачыларга якты вокаль номерлар, төрле халык биюләре, нәфис сүз, шулай ук көлкеле миниатюралар тәкъдим ителде. Тамашачылар артистларны алкышлар белән бик җылы каршы алдылар. Һәрбер номер катнашучыларда бик күп уңай эмоцияләр уятты, шатлык һәм яхшы кәеф бүләк итте.
22 сентябрьдә Олы Нырты мәдәният йорты мәдәният хезмәткәрләре "Кабак бәйрәме - 2023"район иҗат фестивалендә катнаштылар. Бәйрәм Сабаның үзәк мәйданында узды, анда оешмалар һәм учреждениеләр, мәгариф һәм мәдәният бүлекләре күргәзмәләр, композицияләр, кабак һәм көз темасына фотозоналар, шулай ук агитбригаданың иҗади номерлары һәм чыгышлары оештырылган иде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре көзге парк формасындагы фотозона һәм "Кабакбай " композициясен тәкъдим иттеләр, кабатан белән тутырылып кыздырылган каз, кабактан пирожкалар һәм тәмле бэлеш әзерләделәр. Агитбригада чыгышлары номинациясендә коллектив иҗади якын килү һәм актив катнашкан өчен грамота һәм акчалата бүләк белән бүләкләнде, композиция номинациясендә 3 урынны , ә иң тәмле ризык өчен 1 урынны алды.
Көз уңышларны барлый торган чор. Шул уңайдан, Өтернәс авыл клубында “Уңыш көне” дип исемләнгән көзге бәйрәм - уңыш бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм чарасына кабактан һәм башка яшелчәләрдән күргәзмә оештырылды. Кызыклы викторинада, уеннарда, табышмаклар илендә командалар үзара көч сынашты. Бәйрәм чәй табыны янында дәвам итеп биюләр белән тәмамланды.
Оригами, мөгаен, дөньядагы иң күпкырлы хоббиларның берседер, чөнки кемгә туры килмәгәнен табу кыен. Балалар өчен бу вак моторика, чисталык, тырышлык, игътибарлылык һәм логик фикерләүнең шундый кирәкле үсеше. Өлкәннәр өчен бик гади һәм һәркемгә дә мөмкин булган киеренкелекне бетерү, ял итү, тәртиптән читкә китү һәм күчү ысулы. Әгәр дә син беренче тапкыр кәгазь битенә карасаң да, аннан нәрсәдер ясарга уйлыйсың икән, бу авырлык түгел!DIY уенчыгы эмоция диңгезен уята. 23 сентябрьдә Тенеки авыл клубы мөдире оригами нигезләре мастер– классын үткәрде Мастер– класс барышында оригами ярдәмендә иҗади сәләтләрне үстерергә, яфракны бөгеп-җәеп, оригаминың төп күнекмәләрен камилләштерергә, кулларның вак моторикасын үстерергә, игътибарны тупларга, күз үлчәүне үстерергә, «уртада», «яфрак бөгеп», геметрик фигуралар: турыпочмак,өчпочмак, пространственный фантазия һәм иҗади сәләтләр үсеше.
23 сентябрь конне Елыш авыл клубы модире балалар белэн табигатьтэ "Урманны сакла!" дип исемлэнгэн мэгълумэт сэгате уздырды. Клуб модире балаларга урманнын жир йозендэге бик зур байлык икэнен, аны сакларга кирэк икэнлеген анлатты. Агачларнын жир йозенэ купме кислород булеп чыгаруы, жирдэге тереклек очен яшэу чыганагы булуын балалар бик кызыксынып тынладылар. Балалар белэн "Агачны таны" уены, урман турында викторина уздырылды. Урманга кагылышлы табышмаклар, мэкальлэр искэ тошерелде.