Тәрәзә артында чын карлы кыш! Бу тимераякта һәм чаңгыда шуу, кар таулары һәм ныгытмалар ясау, чын күңелдән кар атышлы уйнау вакыты. Ә кар бабайларсыз нинди кыш соң? Кар бабай-Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәренең төп герое. Үз куллары белән ясалган әкияти сыннар һәр ишегалдының бизәге булып тора. Ә уртак иҗат дуслык элемтәләрен ныгытырга ярдәм итә һәм аралашу өчен күңелле минутлар тудыра. Иштуган авыл мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре фанерадан сыннар ясадылар.Барысы да сыннар ясау өстендә тырышып эшләделәр. Иҗади идеяләр бик күп. Сыннарны зур энтузиазм белән матур итеп буядык.
Яңа елны һәркем түземсезлек белән көтә. Бүләкләр, җырлар, бию һәм күңел ачу һәрвакытта да көтәбез. Бәйрәмне тагын да яктырак итү өчен, ул хәтердә калсын өчен, без Иштуган мәдәният йорты белгечләре фотозона булдырдык. Яңа ел фотозонасы-матур фотога төшү өчен искиткеч урын. Безнең мәдәният йортында шундый "Тылсымлы фотозона" бар . Барыгызны да фотосессиягә чакырабыз!
Террорчылык - кешелек тормышына зыян салучы жинаять торе. Балалар хэм олылар барысы да террорчылык белэн корэшергэ генэ тугел, булдырмаска да тиешлэр. Террорчылар халыкны кулга алырга, шартлаткычлар урнаштырырга, корал кулланырга момкиннэр. 26 декабрь конне Елыш авыл клубында "Террорга каршы бергэлэп"- дип исемлэнгэн мэгълумэт сэгате узды. Балалар белэн террорчылык турында сойлэштек, узенне ничек тотарга кирэклеге, шикле эйбер кургэндэ нишлисе анлатылды.
26 декабрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре «Хөснулла һәм Аллагияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе» муниципаль бюджет өстәмә белем бирүнең Шәмәрдән филиалы балалары өчен «Здравствуй Новый год» чыршы оештырдылар. Төрле төстәге утлар белән ялтырап торган яңа ел чыршысы янында балалар күңелле җырлыйлар, бииләр, уйныйлар, конкурсларда катнашалар. Балалар Кыш бабай белән Кар кызын Яңа ел турында шигырьләр белән сөендерделәр. Чара күңелле һәм кызыклы үтте. Барлык катнашучылар да бүләкләр һәм бүләкләр алдылар.
25 декабрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре «Яшьлек» яшьләр спорт үзәге хезмәткәрләренең балалары өчен «Приключения Новогоднего мешка» дигән балалар спектаклен оештырдылар. Балалар өчен Яңа ел спектакле-тылсым һәм яхшылык дөньясына чын сәяхәт. Төп геройлар – Кыш Бабай, Кар Кызы һәм аларның дуслары артыннан баралар, алар бүләкләр салынган урланган капчыкны эзләргә китәләр. Якты костюмнар һәм кызыклы персонажлар, яңа ел җырлары, биюләр һәм кечкенә тамашачылар өчен уеннар әкият геройлары белән мәдәният йорты фойесында көтелгән. Балалар әкиятнең гаҗәеп дөньясына чумып, Яңа ел хатирәләрен булдыра алдылар.
25 декабрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре МПП хезмәткәрләренең балалары өчен «Приключения Новогоднего мешка» дигән балалар спектаклен оештырдылар. Балалар өчен Яңа ел спектакле-тылсым һәм яхшылык дөньясына чын сәяхәт. Төп геройлар – Кыш Бабай, Кар Кызы һәм аларның дуслары артыннан баралар, алар бүләкләр салынган урланган капчыкны эзләргә китәләр. Якты костюмнар һәм кызыклы персонажлар, яңа ел җырлары, биюләр һәм кечкенә тамашачылар өчен уеннар әкият геройлары белән мәдәният йорты фойесында көтелгән. Балалар әкиятнең гаҗәеп дөньясына чумып, Яңа ел хатирәләрен булдыра алдылар.
24 декабрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты Кыш Бабай белән Кар кызы «Кызыл калфак» кафесына котлау бүләге белән килде.
Кемдер байлыгы, кемдер нәселнең затлылыгы белән горурлана. Безнең авыл җирлегендә яшәүчеләр Ватанны саклаучы якташлары белән горурланалар. 22 декабрьдә Иштуган мәдәният йорты һәм китапханәсе белгечләре яшь буында патриотик хисләр тәрбияләү, аларны актив иҗтимагый-әһәмиятле эшчәнлеккә җәлеп итү өчен, «Ватанны яклау өчен шундый һөнәр бар»дип ял итәргә кайткан контрактлы хәрби хезмәткәр белән очрашу оештырдылар.Әңгәмә барышында җыелганнар хәрби хезмәткә чакыру кагыйдәләре белән таныштылар, төрле гаскәрләрнең заманча киендерелүе, солдат көннәре турында белделәр. Николаев Дамир-хәрби хезмәткәр контракт буенча хезмәт итү турында да сөйләде. Яшьләр кызыксынмыйча калмадылар. Хәрби адресына күп кенә сораулар бирелде. Хәрби хезмәткәрләргә армиядә хезмәт итү, Ватан алдындагы гражданлык бурычын намус белән үтәү кирәклеге билгеләнә. Очрашу дулкынландыргыч һәм һәркем өчен истә калырлык булды. Ахырда нык сәламәтлек, имин хезмәт һәм җиңү белән тизрәк кайтуны теләделәр.Горурланабыз!!!
24 декабрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәре Шәмәрдән диңгез кардәшлеге төркеме белән берлектә Кыш бабай белән Кар Кызының Шәмәрдән авылында яшәүче инвалид балаларга баруын оештырды. Әлеге чараның максаты бәйрәм атмосферасы булдыру һәм бүләкләр тапшыру иде. Әзерләнгән программа шатлык һәм уңай эмоцияләр белән тулы иде, бу балалар өчен җылы һәм бәйрәм атмосферасы тудырды. Кыш бабай белән Кар Кызы балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар, җырлар һәм шигырьләр башкардылар. Чара балаларга бәйрәм алды вакыты турында якты һәм шатлыклы истәлекләр бүләк итеп, аларга зур уңай йогынты ясады.
Яңа ел алдыннан балалар белән бергә Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә Яңа ел стена газетасы “Яңа ел белән”, чыгардылар. Балалар бик тырыштылар, зур хезмәт куйдылар. Яңа елны котлап, матур эчтәлекле шигырләр газетада урын алды,Газетада Кыш бабай,кар кызы,барча халыкны яңа ел белән котлый,еллар имин тыныч булсын,күкләребез аяз булсын,дип алар Яңа ел белән котлыйлар.