18 октябрь көнне «Әтиләр көне» уңаеннан Эзмә мәдәният йортында Эзмә урта мәктәбе, Өтернәс авыл клубы белән берлектә «Әтиләр территориясе» дип исемләнгән музыкаль - спорт футбол турниры узды. Мондый чараларның максаты-әтиләргә балалар белән вакыт үткәрү һәм гаилә бәйләнешләрен ныгыту мөмкинлеге тудыру. Әтиләр һәм балалар командада көч сынаштылар. Турлар музыкаль номерлар белән үрелеп барды. Балалар әтиләре белән бергә үзләрен җитезлек, тизлек, иҗади фикерләүдә күрсәттеләр. Без барлык проблемаларын кичектергән, чакыруны кабул иткән һәм балаларына ярдәм итәр өчен бәйрәмгә килгән әтиләргә бик рәхмәтле. Мондый ярышлар балалар белән бергә спортка мәхәббәт һәм хөрмәт, гаиләдә дуслык, үзара аңлашу хисе тәрбияли
18 октябрь көнне Олы Нырта мәдәният йортында яшүсмерләр өчен «Энергетиклар-куркыныч эчемлекләр»дигән тематик сәгать үткәрелде. Чара барышында алып баручы яшүсмерләргә энергетик эчемлекләрнең организм өчен файдага караганда зарарлырак булуын, аларны куллану кеше сәламәтлегенә төзәтеп булмаслык зыян китерүен аңлатты. Балалар химик яктан куркыныч кына түгел, шәхес үсешен тоткарлаучы энергетиклар составына керүче компонентларны карадылар. Яшүсмерләргә энергетик эчемлекләр турында мәгълүмат булган буклетлар таратылды. Чара азагында балалар алып баручының сорауларына җавап бирделәр һәм энергетик эчемлекләр рекламада әйтелгәнчә могҗизалы түгел икәнлеген белделәр һәм үз тормышларын сындырырга кирәкми дигән нәтиҗә ясадылар. Мондый чаралар үткәрү яшүсмерләрдә энергетиклар куллануга тискәре мөнәсәбәт формалаштыруга ярдәм итә, чөнки бу эчемлекләр уңай сыйфатларга караганда тискәре сыйфатларга күбрәк ия. Чарадан соң, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау өчен, өстәл теннисы буенча турнир үткәрелде.
Россиядә Әтиләр көнен октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтәләр. 2024 елда бәйрәм 20 октябрьгә туры килә. Бәйрәмнең конкрет көне чагыштырмача күптән түгел генә барлыкка килде. Бу дата уңаеннан 18 октябрь көнне Туктар авыл клубы "без булачак әтиләр"дигән темага әңгәмә үткәрде.Әңгәмә вакытында әти-әниләре турында аларның һөнәрләре турында сөйләштеләр.Шулай ук алар булачак әтиләр генә түгел, Ватанны саклаучылар да, дип сөйләделәр.

18 октябрьдә Сулэ авыл клубында "Фейковая инфа"-мәгълүмат сәгате уздырдылар. Фейклар-ул чынбарлыкка туры килми торган мәгълүмат. Еш кына алар социаль челтәрләрдә барлыкка килә, безнең киңлекне тутыра. Фейкның төп бурычы-кыска, ачык, девизлар һәм торле рәсемнәр аша тискәре хис-кичерешләр тудыру, аны һәркем таратсын өчен. Алданмаска бердәнбер ысул-мәгълүматны ачыклау, сорауны өйрәнү һәм аеруча көчле хис-кичерешләр тудыра торган хәбәрләргә тәнкыйди фикерләү белән карау.
Мәгълүмат сәгатендә катнашучыларга үзләрен фейк мәгълүматтан ничек сакларга һәм аны урнаштыру нәтиҗәләре турында, мәгълүматның дөреслеген ничек тикшерергә кирәклеге турында сөйләнелде.Ялган хәбәрләр паника тудыра һәм кешеләрне уйламыйча эш итәргә этәрә.
18 октябрьдә Эзмә әмәдәният йорты хезмәткәрләре Иләбәр китапханәсе белән берлектә «Китап яңалыклары»дип аталган мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Чарада балалар яңа китаплар һәм вакытлы басмалар, балалар журналлары һәм газеталар белән таныштылар. Яхшы китап белән очрашу-чын бәйрәм һәм бүләк бит. Күргәзмәнең максаты-укучыларны яңа басмалар белән таныштыру, билгеле бер темаларга һәм жанрларга игътибар җәлеп итү, кызыклы һәм мавыктыргыч китаплар укырга омтылу. Кызыклы авторлар, төрле жанрлар балаларны сөендерде. Һәрберсе китап күргәзмәсеннән ошаган китапны сайлап, аның белән таныша алды.
Балалар бакчасында бәйрәм - ул һәрвакыт гаҗәеп могҗизалар, Тылсымлы буяулар, тәрбияләнүчеләрнең яңгыравыклы көлүләре, елмаюлар һәм күңел ачулар диңгезе. 18 октябрь көнне Урман хуҗалыгы мәдәният йорты хезмәткәрләре өлкән төркемдә «балалар көзне ничек эзләделәр»дип исемләнгән көз бәйрәме үткәрделәр. Бәйрәм башында балалар янына Аю белән төлке чыкты. Бәйрәм икәнлекләрен белгәч, алар белән күңел ачарга калдылар. Төлке белән Аю балаларның белемнәрен тикшерү өчен көз турында биремнәр белән уеннар үткәрделәр. Кинәт көзнең гүзәллеге югалганын күрделәр. Аны Убырлы карчык урлаган икән. Көзне кайтару өчен балалар бик тырыштылар, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Убырлы карчыкка барысы да шулкадәр ошады ки, ул көзне кире кайтарырга ризалашты. Чара күңелле, якты һәм мавыктыргыч булды. Иң күңелле сюрприз көз көне балаларны сыйлау булды. Юкка гына көз бәйрәме балалар бакчасында иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе түгел! Мондый чаралар балаларга көз турында Ел фасылы буларак күзаллауларны ныгытырга ярдәм итә һәм зур ләззәт бирә.