1 февраль көнне Ике басу Арташ мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә “Сталинград - тарихның горур хәтере” хәтер сәгате үткәрелде. 200 көн һәм төн дәвам иткән Сталинград сугышы тарихы белән таныштык. Балалар сугыш нәтиҗәләре, аның барлык илләр өчен тарихи әһәмияте, анда катнашкан кешеләрнең батырлыгы турында белделәр. Аннары балалар Сталинград сугышы вакыйгалары тасвирланган китаплар белән таныштылар.
31 гыйнвар көнне Олы Нырта мәдәният йортында авыл китапханәсе һәм Чабья-Чурча авыл клубы белән берлектә "Ак калфак" клубының "Татар милли ашлары "дигән чираттагы чарасы үткәрелде. Кулинария сәгате-татар кухнясының тәмле дөньясы һәм мәдәнияте белән танышуның искиткеч ысулы. Чарада катнашучылар татар милли ашлары тарихы белән таныштылар, аерым ризыкларның борынгы рецептларын белделәр, үзләренең "таҗлы" һәм яраткан ризыкларының рецептларын үзләре уртаклаштылар. Ә тагын татар аш-суының үзенчәлекләре, төп ингредиентлары һәм тәмләткечләре турында белделәр, татар ашларын әзерләүнең традицион методлары һәм технологияләре белән таныштылар, татар аш-су традицияләре белән бәйле кызыклы тарихлар һәм риваятьләр ишеттеләр. Чарада рус, татар һәм инглиз телләрендәге рецепт китаплары тәкъдим ителде. Катнашучылар билгеләп үткәнчә, татар милли ашлары Татарстанда гына түгел, ә аннан читтә дә яратыла. Соңгы вакытта бик күп яңа рецептлар барлыкка килүен билгеләп үттеләр.
Кечкенәдән үк кешенең бөтен тормышы китап белән тыгыз бәйләнгән. Ярата һәм укый белә торган кеше-бәхетле кеше. Аны бик күп акыллы, яхшы күңелле һәм тугры дуслар чолгап алган. Бу дуслар-китаплар. Бик зур, төрле төстәге һәм төрле йөзле дөнья безнең бүлмәгә яраткан китаплары битләреннән бәреп керә. 30 январь көнне Олы Нырты китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре Чабья-Чурча авыл клубында «Китап киштәсе янында очрашу» үткәрделәр. Китапханәче яңа китаплар, чарада катнашучыларның яраткан язучыларының басмалары, шулай ук лаексыз онытылган кайбер китаплар турында сөйләде, аз билгеле, ләкин лаеклы әсәрләр укырга киңәш итте. Укучыларга хәрби тематикалы әсәрләр һәм тарихи романнар тәкъдим ителде. Барлык катнашучылар күңелләренә хуш килгән китапларны сайлый алдылар. Чарада Саба үзәкләштерелгән туган якны өйрәнү музее хезмәткәре М.М. Хәсәнов катнашты. ул чарада катнашучыларны авыл тарихының аз билгеле фактлары, Чабья Чурчи белән таныштырды.
30 гыйнвар көнне Урта Нырты авыл клубында мәдәният йортында, "Нырты " авыл җирлеге гражданнары җыены булып узды. Җыенда Олы Нырты мәдәният йорты мөдире еллык эшләгән эшләргә анализ ясалган доклад белән чыгыш ясады. Доклад презентация белән үрелеп барды.
29 январь көнне, район мәдәният йортында " Буыннар тарихы-гаилә ядкәре" район фестиваленең йомгаклау концерты булып узды. Конкурс нәтиҗәләре буенча ,Олы Нырты авыл җирлегеннән, тумышлары белән Язлы Арташ авылыннан булган Әгъләм нәселе, 2 урынга лаек булды.
31 декабрьдә Лесхоз мәдәният йортында Яңа ел чараларының икенче өлеше - "Яңа ел бизәкләре" дип аталган күңелле уеннар һәм конкурслар булып узды. Бүген тамашачы карап утыручы ролендә түгел, ә төп актер ролендә чыгыш ясады. Кызыклы уеннар музыкаль номерлар белән үрелеп барды. Авылдашлар уйнадылар, биеделәр, җырладылар һәм, әлбәттә, беркем дә бүләксез өйгә кайтып китмәде. Кемдер үзен җитезлектә, кемдер-тапкырлыкта сынады, һәм һәр катнашучы үзен иң яхшы итеп күрсәтте. Залда күңел ачу, көлү, шаянлык, елмаю һәм яхшы кәеф атмосферасы хөкем сөрде. Без авылдашларыбызга бүгенге чарада актив катнашулары өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Һәрбарчагызны Яңа ел белән котлыйбыз, тынычлыкта һәм иминлектә яшәүегезне теләп калабыз.
31 гыйнварда Язлы Арташ авыл клубы мөдире Ике басу Арташ авыл китапханәсе белән берлектә өйдә китап укучылар янына барды, аларны яңа казанышлар белән таныштырды һәм өйләренә китаплар алып килде. Китапханәче Саба район китапханәсе игълан иткән "Утлы еллар кайтавазы" әдәби марафонының шартлары белән таныштырды. Китап йөртү китапханә кулланучылар санын сакларга булыша, шулай ук олы укучыларга тышкы дөнья белән элемтәләрен югалтмыйча яңартып торырга булышуда зур роль уйный.
Кыш - уен һәм күңел ачу вакыты ул. Тау шуу - барысының да яраткан кышкы күңел ачу чарасы. 29 гыйнвар көнне Яңа Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән “Каен” тавына поход оештырдылар һәм чанада шуарга булдылар. Билгеләнгән вакытка балалар каенлык янына җыелдылар, анда таудан куркыныч булмаган шуу урыны бар. һәркайсы үзе белән чана алды. Кышкы уенда катнашучылар билгеләп үткәнчә, һава торышы җылы һәм рәхәт иде. Шулай ук балалар төрле хәрәктәле уеннар да уйнадылар. Бик күңелле генә вакыт сизелми үтеп китте. Тау шуып, балалар бик күп уңай хис-кичерешләр алдылар!
p { line-height: 100%; text-align: justify; background: transparent; page-break-before: auto }p.western { font-family: "PT Astra Serif", serif; font-size: 14pt }p.cjk { font-size: 10pt }a:visited { color: #800000; so-language: zxx; text-decoration: underline }a:link { color: #000080; so-language: zxx; text-decoration: underline }
Кечкенәдән үк кешенең бөтен тормышы китап белән тыгыз бәйләнгән. Кызыксынып һәм яратып укый белә торган кеше-бәхетле кеше. Аны бик күп акыллы, яхшы күңелле һәм тугры дуслар чолгап ала. Бу дуслар-китаплар. Китап һәр кешегә хезмәттә булыша, ул кешеләрне бәладән коткара, тормышны танып белергә өйрәтә. Һәр китап, һәрбер әсәр нинди дә булса яңалык китерә, үзенчә дулкынландыра, тәрбияли.
30 январь көнне Чабья-Чурча авыл клубында Олы Нырты китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә "Китап киштәсе янында очрашу" дигән кичә үткәрелде. Китапханәче Хәсәнова Е.В. яңа китаплар, чарада катнашучыларның яраткан язучыларының басмалары, шулай ук онытылган кайбер китаплар турында сөйләде, аз билгеле, ләкин лаеклы әсәрләр укырга киңәш итте. Китап укырга яратучыларга патриотик тематикалы әсәрләр һәм тарихи романнар да тәкъдим ителде. Алар күңелләренә хуш килгән китапларны сайлый алдылар.
Шулай ук бу чарада Саба үзәкләштерелгән туган якны өйрәнү музее хезмәткәре Хәсәнов М.М. та катнашты. Ул чарада катнашучыларны Чабья- Чурчи авылы тарихының авыл кешеләренә аз билгеле булган тарихи фактлары белән таныштырды.
Чарадан соң 80 нче еллар дискотекасы уздырылды
29 январь көнне "Буыннар тарихы-гаилә ядкаре"дигән шәҗәрә фестивален йомгаклау буенча искиткеч концерт карап кайттык.Шушы гаҗәеп зур хезмәтләр кергән, үзларенең насел агачын өйрәнеп , буыннар җепләрен ныгыткан, зур гаиләләрнең иҗади эшләре мактауга, хөрмәтләүгә лаек булды.Күпсанлы катнашучылары, күпсанлы тамашачылары ,оештыручылары булган бу йомгаклау концерты тамашачыларга бик ошады..Нәсел агачы тамырларын җиде буынга кадәр белеп торырга кирәк диләр бит.Нәсел ,буыннар тарихын өйрәнү ,туганнарны белү һәркемнең бик кадерле изге эше ул.
p { line-height: 100%; text-align: justify; background: transparent; page-break-before: auto }p.western { font-family: "PT Astra Serif", serif; font-size: 14pt }p.cjk { font-size: 10pt }a:visited { color: #800000; so-language: zxx; text-decoration: underline }a:link { color: #000080; so-language: zxx; text-decoration: underline }